“Бай да , ягымлы да , көчле дә татар теле” йолдызлы сәгать уены
21нче февральдә Шәйморза авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән Туган тел көненә багышланган “Бай да , ягымлы да , көчле дә татар теле” йолдызлы сәгать уены уздырылды.
Күргәзмә ясалды “ Туган телем – иркә гөлем “. Мәкальләр язылган плакатлар эленде.
Максатыбыз укучыларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Туган телнең сафлыгын , матурлыгын ачыклау.
Укучылар өстәл артына басып туган тел турында шигырьләр укыдылар .
Уеныбыз 4 турдан торды . Уеныбызның беренче туры халык авыз иҗатына багышланды.
2нче тур әкият , мәкаль - әйтемнәргә багышланды . Җыр тыңланды магнитафоннан “ Мин яратам сине Татарстан”.
3 тур Тактага кыргый хайван рәсемнәре , яшелчәләр куелды . Дөресме ? Хаталы рәсемннәрне табарга . Табышмак чишү ярышы.
4 тур Тактага Башваткыч сүзе куелды . Шул сүзбелән иң күп сүз төзегән укучы җиңде.
Йомгаклау , нәтиҗә чыгару , җиңүчене бүләкләү.
Бергәләп “ Туган тел “ җыры белән уен кичәбезне тәмамладык.