"Зур этнографик диктант" акция
3-8 ноябрь көннәрендә республикада "Зур этнографик диктант" Халыкара акциясе узды. Ул онлайн форматта үтте. Әлеге акциягә Шәйморза авылы китапханәчесе Идрисова Р.З.да кушылды. Диктант биремнәре тест рәвешендә бирелгән иде. Барлыгы 30 сорау. Диктант узганнан соң электрон рәвештә сертификатлар тапшырылды.