Тыл ветераны белән очрашу
15 февраль көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашкан көннәрдә без мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның тыл ветераны Минсара Хәйруллинаны гомер бәйрәме белән котладык. Ул карт булуына карамастан безнең китапханәбезнең данлы укучысы. Китапханәгә килгән барлык яңа китаплар белән танышып тора. Зифа Кадырова, Г.Галимуллина китапларын бик яратып укып бара.