Черки-Кильдуразовская сельская библиотека - филиал № 40

Черки-Кильдуразовская сельская библиотека - филиал № 40

МБУ «Межпоселенческая центральная библиотека» Буинского муниципального района РТ

Поиск в каталоге
Фотоконкурсы

Новости

Архив новостей

Килдураз мәдәният йортында, 8- март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Изгелек җирдә ятмый" дигән бәйрәм оештырылды. Бәйрәм хәрби операциядә булган егетләр белән таныштырудан башланып китте. Спонсорлар, ЯРДӘМ акциясе кысаларында, хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, хатыннарына бүләкләр, акчалата ярдәм тапшырылды. Концерт программасы күрсәтелде. "Өмет" халык театры, Фоат Садриевның " Сиңа гына әйтәм" комедиясен сәхнәләштерде.

15 февраль-Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Бүген авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, әлеге истәлекле датага багышлап «Муса абый— балаларның якын дусты» исемле патриотик сәгать үткәрелде. Балаларга китап күргәзмәләре, аның тормыш юлы, балачак, үсмер еллары, иҗаты белән таныштырылды, шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.

1989 нчы елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. Әфганстанга совет гаскәрләре 1979 нчы елның 27 декабрендә кертелә. 9 елдан артык барган сугышта безнең авылдашларда катнаша. Әлеге авылдашларны искә алып "Әфганстан йөрәк ярасы" дигән патриотик кичә узды.

Афиша

Все мероприятия Подписаться
Мероприятий нет