Черки-Гришинская сельская библиотека - филиал № 38

Сәламәтлек сәгате: "Сәламәтлек - зур байлык"

5 апрель көнне Күл - Черкен авылы китапханәсендә "Елмаю" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Сәламәтлек - зур байлык" дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде. Сәламәтлек сәгатен авыл шәфкать туташы Гыйльметдинова Л.Х. алып барды. Ул балаларга ничек сәламәт булу хакында сөйләде. Сәламәт булу өчен гигиена кагыйдәләрен үтәү, спорт белән шөгелләнергә кирәклеге турында, дөрес туклану турында сүз алып барды. Соңыннан китапханәче "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән күргәзмә янында әңгәмә үткәрде. Балалар барлык кагыйдәләрне дә үтәргә сүз бирделәр.