Черки-Гришинская сельская библиотека - филиал № 38

Әдәби сәгать: "Китап - безнең ярдәмче"

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан 2 апрель көнне Күл - Черкен авылы китапханәсендә балалар китапларыннан күргәзмә ясалды һәм башлангыч сыйныф укучылары белән "Китап - безнең ярдәмче" дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китапның килеп чыгу тарихы белән таныштырды, китапларга сак караш турында сөйләде. Укучылар Хәйруллина Р., Кәлимуллина З., Гайфуллина Г., Садыков И. шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар әйттеләр, шулай ук кычкырып китап уку да оештырылды.