Старо-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 35

"Туган телем-иркә гөлем"

"Туган телем-иркә гөлем"21.02.2017
Укучыларда туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, аларда милли үзаң,  милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру максатыннан,   бүген Иске Тинчәле авылы китапханәсендә 8 нче сыйныф укучылары белән  “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән КВН  кичәсе үткәрелде.  Чараны авыл китапханәсе мөдире З. А.  Минебаева алып барды. Ул укучыларны Халыкара туган тел көненең тарихы белән таныштырды, КВН барышында укучыларның белемнәрен бәяләде. Бәйгебез зирәк укучыларыбызны билгеләргә ярдәм итте. "Сөембикә оныклары" һәм "Тукай варислары" командалары тигез балл җыйды. Чара татар халкының гимнына әверелгән,   Г. Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.