Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

«Җиңү кайтавазы мәңгелек!»–дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.

04.05.2024.Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр.

Бөек Җиңүгә 79 ел тула.
Шул уңайдан китапханәдә мәдәният хезмәткәрләре катнашында «Җиңү кайтавазы мәңгелек!»–дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек. Укучыларны, авылыбыз ветераннарының  фото рәсемнәре ,солдат хатлары,сугыштан соңгы еллардагы фото рәсемнәрдән җыелган альбом белән таныштырдык.  Безнең ике як Суыксудан 719 авылдашыбыз яу кырына китә,тик аларның 369ы гына исән-сау туган авылына әйләнеп кайта ала.Авылда калучы хатын-кызлар, Апас районы Болгаер авылында окоп казуда катнаша.Бүгенге көндә алар исән түгел. Тыл хезмәткәрләре дә бик аз калды.
   Яу кырында ятып калган,окоп казуда катнашкан авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.