Нәүрүз халкыбыз бәйрәме!
Нәүрүз халкыбыз бәйрәме!
21.03.2024.Салкын кыш та үтеп китте. Нәүрүз бәйрәме килеп җитте.
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә без дә бергәләшеп бәйрәм иттек.Авыл балаларны тәмле карга боткасы,коймак,кайнар самовар чәе белән сыйладык.Уеннарда катнашкан балаларга бүләкләр бирдек.Сынамышлар ,табышмаклар әйтештек.