Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“Гаилә-ул җылы учак!”

“Гаилә-ул җылы учак!”

27.01.24.2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә-ул җылы учак!Гаилә-кешене кешелекле булырга өйрәтә торган өй мәктәбе ул. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Шул уңайдан Иске Суыксу авылы китапханәчесе,мәдәният йорты хезмәткәрләре белән авылда иң күп балалы Сафиуллин Сөләйман һәм Гүзәлләр гаиләсенә бардык.Алар барысы 6 бала тәрбияли.Балалар барысыда мәдәният,китапханә тормышында актив катнаша, алар белән бергәләшеп китаплар укыдык.Шундый акыллы,матур,тәртипле балалар тәрбияләгән ата-анага  сокланмау мөмкин түгел.