Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Холокост корбаннарын искә алдык.

Холокост корбаннарын искә алдык.
Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә барлык актив белән берлектә"Нәрсә ул Холокост? "-дип исемләнгән тирих сәгате үткәрдек.
 Холокост дәресләрен белү, барыннан да бигрәк, милләтне бетерү җирдә кабатланмасын өчен кирәк. Ә миллионлаган гаепсез кешеләр гомерен өзә торган мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен, без милләтенә, диненә һәм башка аермаларга карамаска, башка кешеләргә түземле булырга тиеш. 
Галимнәр кешедә “түземлек” гены бар диләр. Ленинград блокадасын исән чыгарга халыкларга шул ген ярдәм иткәндер, мөгаен. Әмма “кабахәтлек” гены да була. Менә ул уянса –үлемгә китерә. Кешелек мондый бәлагә тарымасын өчен без бу хакта балаларга   аңлаттык. Холокост утында калучыларның батырлыгы,түземлеге,ныклыгын тасвирлаган рәсемнәр белән таныштырдык.