Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Әдәби сәгать:- “Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат”

Фатих Кәрим күренекле татар шагыйре, язучы, әдәбият эшлеклесе, йөзләгән шигырьләр, поэмалар, повестьлар, драмалар, дистәләгән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр авторы. Аның әсәрләре ачык милли характер, аңлаешлы тел белән аерылып тора. Фронтовик шагыйрьнең тууына 115 ел уңаеннан Иске Суыксу авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” кысаларында 7 нче сыйныф укучылары,сыйныф җитәкчеләре Халимова Әлфия белән берлектә “Фатих Кәрим – шагыйрь һәм солдат”дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек.Кичәдә катнашучыларны

 язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык.Укучылар Тазетдинова Мәрьям,Залялова Зәмирә,Сиразев Азат һ.б. шигырьләрен укыдылар.