Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.

     2 апрель — Халыкара балалар китабы көне

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

Иске Суыксу авылы китапханәсендә,балалар китабы атналыгы уңаеннан,укучылар өчен,"Иң яхшы китаплар, Сезгә балалар! " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдык. Яңа китаплар белән таныштырып,шигырьләр,әкиятләр кычкырып укыдылар.Яраткан китапларын өйгә укырга алдылар.