Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Поэзия кичәсе:-“Һәр күңелдә шигырь уты бар”

23.03.2023.Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана бара. Иске Суыксу авылы китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында “Һәр күңелдә шигырь уты бар”- дип исемләнгән кичәбезне дә якташ язучыларыбызга багышладык.

 Иң алдан укучыларны якташ шагыйрьләр белән таныштырып үттем.Аларның шигырьләрен укыдык,фикер алыштык.Икенче өлешендә җирле шагыйрьләргә тукталдык.Бергәләшеп Динә Камалетдинова,Гөлфия Хөсәенова,Равил Җамалетдинов шигырьләрен укыдык. Кичәбезне төгәлләп шуны әйтәсем килә: туган җир табигате турында кайгырту –киләчәгебез турында кайгырту ул. Буалылар үз якларын яраталар, аның тарихы һәм традицияләре белән горурланалар, байлыкларын арттыралар.Ахырдан бергәләшеп татар халык ашларыннан булган, гөбәдия белән чәй эчтек.