Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Инвалидлар декадасы «Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк»

Инвалидлар декадасы «Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк»

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Без аларга ел дәвамында игътибарлы булсак та,әлеге датаны  билгеләп үтәбез. Шул уңайдан тумыштан мөмкинлеге чикләнгән бала  Хабибуллина Раиләне китапханәгә  чакырдык.Авыл башлыгы Марс Мөхәммәтшан улы бүләкләр тапшырды.Раиләгә укуында зур уңышлар,саулыклы тормыш теләдек.

     Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп.