9 нчы декабрь Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне.
“Ришвәтчелеккә”-юк дибез.
9 нчы декабрь Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
Максаты: яшь буынга коррупция төшенчәсен аңлату; аның тарихына кыскача күзәтү ясау; илебездә аңа каршы алып барылган көрәш чаралары белән таныштыру.
Нәрсә соң ул ришвәтчелек (коррупция).
Кечкенәдән әти-әниләр, укытучылар гадел, намуслы, ярдәмчел бул, кеше әйберенә тимә, дип үстерәләр. Ә кайдан килгән соң ул кешеләргә тискәре гадәтләр... Әлеге тема бездә кызыксыну уятты.Һәм шул уңайдан 8 нче сыйныф укучылары ,авыл советы башлыгы Марс Мөхәммәтшан улы ,тәрбиячеләр катнашында “Сорау-җавап”- кичәсе үткәрдек.Кичәдә ришвәтчелек турында сөйләштек,укучыларны ничек яман гадәтләрдән сакланырга кирәклеген аңлаттык.