Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Тарихи сәгать:“Исемең синең билгесез,батырлыгың мәңгелек”.

Иске Суыксу авылы китапханәсе,мәдәният йорты белән берлектә “Исемең синең билгесез,батырлыгың мәңгелек”...дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.Билгесез солдат көне - Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә.Бу истәлекле көннең мәгънәсе - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.
Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды.Бу көнне без, яу кырында ятып калган,хәбәрсез югалган авылдашларыбызны искә алдык.Алар истәлегенә чәчәкләр куйдык.