Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“Ана назы-җирдә мәңгелек”

Әни! Нинди зур сүз бу! Әниләр  шул сүздән шатлыгыңны да, борчуыңны да, нәрсә уйлаганыңны да белә. Алай гына да түгел, шушы сүз аша әни синең йөрәгеңә үтеп керә. Чөнки әни сүзе йөрәктән туа. Ә йөрәктән чыккан йөрәккә керә, ди халкым. Әни диеп әйтә алсаң, син инде көчле дә, бәхетле дә.
Ноябрьнең соңгы атнасында ил буенча Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне зурлап уздыру матур бер гадәткә керде.

   Бүген,25нче ноябрь.Иске Суыксу авылы китапханәсе,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Ана назы-җирдә мәңгелек”-диеп исемләнгән очрашу кичәсе үткәрдек. Кичәгә армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әниләрен һәм өлешчә мобилизациягә алынган авылдашларның әниләрен,хатыннарын чакырдык.

Иң алдан,аналарны  бәйрәм белән авыл башлыгы Марс Мөхәммәтшан улы котлап үтте. Аналарга сүз бирдек.Алар үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Китапханәче Гимадиева Гөлнара Шәриф Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”исемле драмасыннан өзек сөйләп үтте.Кичәбезне ямьләндереп күрше Карлы авылынннан Ахметова Зөлфинә,Ахметшин Дамир абыйлар үзләренең җырлы сәламнәрен бүләк иттеләр. Кичәбез чәй өстәле артында җырлар,шигырьләр белән дәвам итте.