1 март – наркомания һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көне
Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – наркомания һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көненә карата Норлат авылы китапханәсендә “Наркомания- ак үлем”дигән темага әдәби кичә оештырылды. "Кешелеккә кизәнүче заман чире" китап кургззмәсен ясалды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү.
Күргәзмәгә төрле китаплар, тематик папка куелды.