Әңгәмә: "Бердәмлектә - безнең көч"
3 ноябрь көнне Норлат авылы китапханәсендә китапханә,мәдәният йорты һәм укучылар белән берлектә "Бердәмлектә - безнең көч" исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Афлиева Р.А.. балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, кайчаннан бу бәйрәм уздырыла башлау турында сөйләп үтте. Балалар бердәмлек турында мәкальләр сөйләделәр.