Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Шагыйрь, прозаик, драматург, Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел«ИЖАТ КЫЮЛЫГЫНА-ЮЛ»китап күргәзмәсе.

Әхмәт Әхмәтсафа улы Фәйзуллин 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне мәдрәсәдә ала, соңыннан рус – татар мәктәбендә укый. Аннары Оренбург шәһәрендәге Татар халык мәгарифе институтына  укырга керә. Ләкин 1921 елгы ачлык  укуындәвам иттерергә мөмкинлек бирми. Ул Төркмәнстанга китә, анда авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә укыта. 1924 – 1927 елларда Донбасста татар шахтерлары арасында культура – агарту эшләре алып бара. 1928 елда Мәскәүгә күчә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда эшли. Әхмәт Фәйзинең даими торган урыны Мәскәү булса да, ул Татарстан һәм Казан белән тыгыз бәйләнештә яши, Казанга бик еш кайтып йөри, әдәби хәрәкәттә актив катнаша.

Шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм  публицист, ТАССРның, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Әхмәтсафа  улы Фәйзинең (Фәйзуллинның) тууына 120 ел (1903–1958) багышлап Норлат авылы китапханәсендә  )«ИЖАТ КЫЮЛЫГЫНА-ЮЛ»    дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды.