Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

«Гаяз Исхакыйның повестьларында образлар бирелеше» китап күргәзмәсе оештырырга.»

Максат. повесть жанрындагы әсәрне образлар системасы аша анализлау; логик фикерләү сәләтен үстерү; дөньяга гуманлы караш тәрбияләү юнәлешендә эшләү. г.исхакыйның әсәрләре аша әхлак тәрбиясе бирүнең асылын ачыклау. бурычлар:әхлак тәрбиясенең төшенчәсен аңлату.  әхлак тәрбиясе бирүдә сүз сәнгатенең ролен ачыклау.   г.исхакый иҗатында гаиләдә әхлак тәрбиясе бирүне  күз алдында тоткан әсәрләргә анализ. Гаяз Исхакый – халкыбызның рухи тормышында һәм мәдәнияты тарихында тирән эз калдырган олы шәхес. гаяз исхакый 1878 елның 23 февралендә чистай өязенең яуширмә авылында туа. гаяз башта әбисе мәхфусә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри. унике яшендә аны чистайдагы мәдрәсәгә бирәләр. ләкин укыту тиешле булмаганга, өч елдан гаяз казандагы күл буе мәдрәсәсенә килә. аны биредә күренекле мәгърифәтче Һади Максуди укыта. 1897 елда, мәдрәсәне тәмамлагач, аны әмирхановлар мәдрәсәсенә хәлфә итеп чакыралар.язучы һәм җәмәгать эшлеклесе гаяз исхакый тууның 145 еллыгына багышлап Норлат авылы китапханәсендә «Гаяз Исхакыйның – повестьларында  образлар бирелеше»–дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. күргәзмәдә авторның төрле елларда дөнья күргән китаплары, автор турында газета-журналларда басылып басылып чыккан мәкаләләр урын алачак.