Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Язучы,драматург,халык язучысы, Рабит Батуллага 85яшь«УЙЛАРЫМНЫ КЕШЕ БЕЛСЕН»әдәби кичә.

Язучы-прозаик,драматург, Татарстан Республикасының халык язучысы, Рабит  Мөхлис улы Батуллага 85 яшь (1938) “УЙЛАРЫМНЫ КЕШЕ БЕЛСЕН”әдәби кичә оештырырга.

Рабит Батулла 1938 елның 26 мартында Зәй районының Түбән Олыҗы авылында туган. М.С.Щепкин исемендәге театр училищесын (1961), ГИТИС каршындагы Югары режиссерлык курсларын (1966) һәм М. Горький исемендәге Югары әдәби курслар (1979, Мәскәү) тәмамлый. 1961-1963 елларда Татар академия театрында актер булу белән беррәттән режиссерлык эше белән дә шөгельләнә. 1963-1965 елларда Курчак театрында һәм Казан телевидениесендә балалар өчен тапшырулар режиссеры булып эшли. 1970-1975 елларда Театр училищесында, Мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Китап укучыларга ул үзенең   «Ак бүре», «Алыпбатыр маҗаралары» «Куян баласы Наян» әкиятләре белән дә, «Кичер мине,әнкәй!»,  «Ак күгәрченнәр», «Ана каргышы» исемле пьесалары , «Сөембикә» тарихи романы ,«Юл буенда зәңгәр чәчәк» романы, Г.Тукайның эчке кичерешләрен үзенчә тасвирлап язган «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» романы, атаклы биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган «Бию җене кагылган егет» кыйссасы  һәм башка бик күп әсәрләре белән таныш. Язучының юбилее уңаеннан Норлат авыл китапханәсендә «УЙЛАРЫМНЫ КЕШЕ БЕЛСЕН» дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылды. Рабит Батулланың күргәзмәдә урын алган китаплары, вакытлы матбугатта чыккан язмалары  төрле катлам китап укучыларга тәкъдим ителде