Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

27 март көне уңаеннан -«Театр яктылыкка, нурга илтә!»

Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә.           Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда  белем бирү шартлары гына түгел, ә аларны эшкәртергә һәм үзләренең карашын билгеләргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен иң әйбәт чара булып театральлештергән шөгыльләр тора. Театр иң демократик, яшь үзенчәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Ул педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Алар әхлак тәрбиясе бирергә, коммуникатив шәхес формалаштырыга, күзаллау, фантазия, инициатива, фикер йөртүгә, туган телне яратырга ярдәм итә. Театр сәнгате аша балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар, зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар.  Тормышның көзгесе булган әлеге сәнгать  укучыларны  яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр белән баетырга, матур әдәбиятка кызыксыну уятырга, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү- мөһим бурычларның берсе. Милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә тирән ихтирам белән карый белүче безнең мәгариф һәм милли мәдәниятне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш.
Максат:

Укучыларны татар театр сәнгатен аңларга hәм образларны иҗат итәргә өйрәтү. Татар театры тарихы, анын беренче карлыгачлары, беренче адымнары белән кызыксыну хисләре уяту .Татар театры сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, әхлак сыйфатлары формалаштыру, киләчәк тормышка әзерләү. Сәнгатьле уку hәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.Иҗади сәләтләрен үстерү hәм тирәнәйтү.

Бурычлары :Театр сәнгатенең  мәгънәсен аңлауларына ирешү. Образларны тормышчан иҗат итү серләренә төшендерү. Театрның үткән юлын, аның беренче яралгыларын аңлауларына ирешү. Драма жанрының төрләрен аера алуларын булдыру. Классик әсәрләр сәхнәләштерү. Төрле бәйге-ярышларда, ата-аналар алдында чыгышлар ясау. Сүз сәнгатеннән алган белемнәрен тагы да тирәнәйтү, гомумиләштерү.