Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Язучы Хөсни Кәримнең тууына 135 ел (1887– 1965 )күргәзмә оештырырга.

Хөсни Кәрим, тулы исеме Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов (1887 елның 15 декабре — 1965 елның 25 декабре) — татар язучысы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1887 елның 15 декабрендә хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы Тумырҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 14 яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: җәен төрле яллы эшләрдә бераз акча туплап, кышларын мәдрәсәдә укый. 1911 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, хосусый әзерләнеп, гимназия программасы буенча рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары 1914 елның җәенә кадәр Әстерхан шәһәренең хөкүмәт карамагындагы рус-татар мәктәбендә балалар укыта. Әстерхандагы газеталарның берсендә басылган фельетоны өчен полиция эзәрлекли башлагач, Хөсни Кәрим туган якларына кайта һәм Бөре өязенең Байкыбаш авылы мәктәбендә мөдир һәм укытучы булып эшли башлый, ә 1915 елдан шул ук өяздәге Богдан авылында яңа ачылган төбәк китапханәсенә мөдир булып күчә. Октябрь инкыйлабыннан соң тәҗрибәле мөгаллимне Бөре өязенең мәгариф эшләре җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул өяз авылларында яңа мәктәпләр ачу, укытучылар хәзерләү курслары оештыру, укытучыларның беренче өяз съездын үткәрү буенча зур эшләр башкара.

Норлат авылы китапханэсендэ анын китапларынннан күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясарга.