Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

"КИТАП - ТОРМЫШ КӨЗГЕСЕ"

27 май  көнне, Норлат авылы китапханәсендә "Китап-тормыш көзгесе" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Чарага  укучы балалар  килде. Чара барышында китапханә мөдире  балаларны китапханә белән якыннан таныштырды, китапларга күзәтү ясады, китап укуның файдасы турында сөйләде. Китапханәче балаларга китапка багыш-ланган  шигырьләрне кычкырып укыды. Ә балалар үзләре дә  китап турындагы белгән шигырьләрен сөйләделәр ,табышмакларга җавап бирделәр. Алар бик кызыксынып рәсемле китаплар карадылар.   Балалар өчен мондый чаралар еш үтә бездә. Максатыбыз – аларны китапка, китапханәгә җәлеп итү. "Без тагын киләбез,дип вәгъдә биреп,сөенешеп кайтып киттеләр.