Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Габделҗәббар Кандалый га 225 яшь– «Мәхәббәт жырчысы».

Габделҗаббар Габделмәҗид улы Болгари 1797 елда элекке Самар губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый.

Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый исеме иҗатының бер өлеше белән киң җәмәгатьчелеккә күптәннән мәгълүм инде. Шул мәгълүм өлештән генә чыгып та, шагыйрьнең язу осталыгына сокланып, аның әдәбият үсешенә керткән бәхәссез яңалыгын ихлас күңелдән тәкъдир итә килделәр.

Г. Кандалый әсәрләрен укып, без аның киң карашлы, туры сүзле, кыю булганын, тормышны, әдәбиятны яхшы белгәнен күрәбез. Ул шигырьләр һәм поэмалар иҗат иткән. Әсәрләре телдән-телгә, кулдан кулга күчкән. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмаларын укып, без ул яшәгән чорны, мохитне күз алдына китерәбез. Бу әсәрләрнең түрендә кешеләрнең уйланулары, тирән кичерешләре ята.