Язучы,Татар драма-нең классигы КӘРИМ ТИНЧУРИН тууына 135яшь«Сүнмәс йолдыз»әдәби кичә.
Күренекле язучы,Татар драматургиясенең классигы артист hәм режиссер КӘРИМ ТИНЧУРИНның тууына 135 яшь «Сүнмәс йолдыз» әдәби кичә . Кәрим Тинчурин күпкырлы талант иясе булуы белән замандашларыннан
аерылып тора. Ул – актер, режиссер, драматург буларак татар театрын
ныгыткан сәнгатькәр, әмма шулар өстенә Кәрим Тинчурин проза остасы
да, ул “Мәрҗәннәр” романы белән әдәбиятыбызның олы классигы булып
тарихта калган зат...
Сүнмәс йолдыз Милли драматургия үсеше тарихында Кәрим Тинчурин исеме кабатланмас урыналып тора. 1905 нче елгы революция дулкынында әдәбият һәм театр сәнгате мәйданына килеп, ул үзен талантлы драматург һәм актер, оста режиссёр һәм педагог итеп таныта, татар театрын үстерүгә һәм баетуга искиткеч зур көч куя.