Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

25 нче август –Җәлилчеләр көне.

1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җазалап үтерәләр.

Шушы фаҗигале көндә халыкның инде ничәнче ел рәттән аның һәйкәле янына җыелуы Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора. 
Башлары гильотина пычагы астында салдырылган каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен да кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта – безнең, татар халкының горурлыгы. 
Җәлилчеләр “Идел-Урал” легионында дошманга яшерен оешма оештырганнар. Партизаннар белән элемтә булдырган, листовкалар тараткан, Кызыл Армия белән кушылыр өчен легион восстаниесе әзерләгәннәр. Әмма, сатлыкҗан аркасында, гамәлләре барып чыкмый. Яшерен эш итүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм, 6 айдан соң, аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотинасында батыр йөрәкле унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла...  Алар ,  иң   беренче    чиратта  безнең   халыкның  горурлыгы.  Норлат  авылы  китапханәсендә   25  август  –Җәлилчеләрне искә алу көненә карата китап кургәзмәсе оештырылды