Балалар язучысы ГАРИФ ГОБӘЙНЕҢ тууына 115 ел «ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ» китап күргәзмәсе.
Гариф Гобәй утызынчы еллардан алып балалар әдәбияты өлкәсендә актив иҗат итә. Аның сыйнфый көрәш темасын яктырткан “Каланча” (1934), Германия балаларының фашизмга каршы көрәшен тасвирлаган “Без әле очрашырбыз”(1935), гражданнар сугышы вакыйгаларын чагылдырган “Маякчы кызы” (1938) һәм “Ялгыз йортта” (1939) исемле повестьлары языла. Аеруча “Маякчы кызы” повесте әдипкә зур популярлык китерә.
Ватан сугышы алдыннан Гариф Гобәй драматургия жанрына да мөрәҗәгать итә. Гражданнар сугышы темасын яктырткан “Аклар лагеренда” (1937), уяулык, туган илгә тугрылык һәм патриотизм темасы белән сугарылган “Өч бөркет” (1941) исемле пьесаларын яза.