Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

20 Июль Язучы, драматург РӘЙСӘ ИШМОРАТОВАның тууына 105 яшь әдәби сәгать оештырырга.

Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмәткәр, тегермәнче гаиләсендә туган.Рәисә Ишморатованың барлык әсәрләрендә диярлек, төп тема буларак, яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр һәм аларның тормышка карашлары чагылдырыла.Автор бүгенге тормышыбызның төрле якларын яктырткан хикәя һәм очерклары белән дә билгеле. 1960-1970 елларда инде Рәисә Ишморатова тамашачылар белән очрашып, тормышның төрле якларын өйрәнеп иҗат итә, әсәрләре дә татар драматургаиясендә лаеклы урын ала. «Әйтер идем йөрәк серемне» комедиясе, «Яшьлек канат җәйгәндә» пьесасы Республика театрларында куелган уңышлы спектакльләрдән саналалар, китап булып басылып чыгалар. Ул 1977 елда СССР Язучылар берлегенә алына. Рәисә Ишморатова 1997 елда вафат булды.