Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

«Яшь шагыйрь» – китап күргәзмәсе. Шагыйрь Рифат Сәләхкә 35 яшь

Рифат Сәлах 1987 елның 8 июлендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлый һәм 2004-2009 елларда Казан дәлүәт университетының юридик факультетында белем ала.

Ул 2004 елдан актив иҗат итә башлый. Студент чагында Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә»не чыгаруда катнаша. 2006-2009 елларда әлеге газетаның баш мөхәррире урынбасары булып эшли.

Татарстан Республикасы Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгының «Идел» яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы — 2005» конкурсында шигърият буенча беренче урынга, «Иделем акчарлагы — 2006»да «Гран-прига», Казан дәүләт университеты үткәргән Идел-Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесе «Шигъри Сабантуй — 2006» — икенче, «Шигъри Сабантуй — 2008»дә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Шигырьләре матбугатта даими басыла, «Безнең гәҗит», «Мәдәни җомга», «Татарстан яшьләре» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә.