Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

«Мин Тукайга киләм»Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 136 ел.Шигыйрь кичәсе.

"Мин Тукайга киләм" кичәсендә үзләренең ничек итеп бөек шагыйребез - Тукайны олылаулары турында...- Тукай - нинди бөек исем! Ул безнең йөрәкләрдә! Ул исем йолдыз кебек нур чәчеп тора, - дигән җөмләләр дә гади сүзләр итеп кенә кабул ителми. Укучыларның сәнгатьле итеп укыганыннан шагыйрь әсәрләренең, чыннан да, нур чәчеп торуын аңлыйсың. "Тукайга килүчеләр" Габдулла Тукайның Утыз Имәни, Ризаэтдин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани кебек галим, зыялыларыбызны хөрмәтләве, Фатих Әмирхан белән иҗади дуслыкта яшәүләре турында матур мисаллар китереп, тыңлаучыны уйландыра алдылар. Татар милләтен халык итеп саклауда теле кебек үк, моңның да ролен оста гармунчылары аңлатты тамашачыга.  Татар халыгының бөек шагыйре ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ның тууына 136 ел  шул уңаеннан Норлат авылы китапханәсендә «МИН ТУКАЙГА КИЛӘМ»   дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә шагыйрнең шигырь җыентыклары һәм яна китаплары куелды. Шулай ук балалар иң яраткан шигырьләрен кычкырып укулар оештырылды.