Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Балалар шагыйре БАРИ РЭХМЭТНЕҢ тууына 125 яшь «ИҢ КУҢЕЛЛЕ ЧАК» темага китап күргәзмәсе.

Шагыйрь Бари Рәхмәт (Бари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин) 1897 елның 29 маенда Россиянең элекке Урал губернасы Гурьев өязе (хәзерге Казакъстан Республикасы биләмәсе) Жилая Коса дигән авылда мулла гаиләсендә туып үсә. Башлангыч белемне шул бистәдәге татар мәдрәсәсендә ала. 1918 елда исеме таныла башлаган яшь шагыйрь гаскәри хезмәткә алынып, әүвәл Казандагы аерым татар батальонында укчы солдат, аннары мәркәз мөселман хәрби басмасы «Кызыл Армия» газетасында әдәби бүлек мөдире булып хезмәт итә. Шул газета битләрендә һәм Казанда чыккан башка көндәлек матбугат басмаларында («Эш», «Эшче», «Кызыл Шәрекъ») солдат шагыйрьнең ирекле яңа тормыш өчен көрәш пафосы белән сугарылган күп кенә лирик, публицистик һәм сатирик шигырьләре дөнья күрә. Норлат авылы китапханэсендэ  «ИҢ  КУҢЕЛЛЕ ЧАК» дигән темага китап күргәзмәсен оештырылды.