Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

«Шигърияттә ханбикә»– шагыйрә Флера Тарханова тууыны 75 яшь.

Шагыйрә Флёра Тарханова иҗаты буенча китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.Талантлы шагыйрә Флёра Тарханова яшьтән үк шигырьләр яза. Ул- лирик пландагы, тирән хис -кичерешләр шагыйре. Аның шигырьләрендә сагыш- шатлык белән сугарылган мәхәббәт, балачак, яшьлек хатирәләренә бәйле табигать күренешләре, туган авыл, туган төбәк, ил-халык, яшәеш, милләт язмышы тасфирлана. Ул- илледән артык җыр авторы да. Ф.Тарханова хезмәттәге һәм иҗатындагы казанышлары өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы  истәлегенә», ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары  өчен» медальләре белән бүләкләнә. «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә һәм Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты дигән исемгә лаек була.Флера ханым атаклы классик язучыбыз Гаяз Исхакый, мәшһүр суз остасы Фәйзи Йосыпов,күренекле тел галимәсе Рабига Хәкимова,Советлар Союзы Геройлары Габделәхәт Вәлиев,Гали Шәмсетдинов кебек танылган шәхесләрне мәйданга чыгарган Яуширмә авылыннан.