Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Язучы, галим, бакчачы, икътисад фәннәре докторы, Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел.

 Язучы, галим, бакчачы, икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел (1937–2021).

1937 елның 1 июнендә Сәхәбетдин абый белән Мосаллия апаны сөендереп, дөньяга бер түгәрәк малай килә. Пар канат астында озак иркәләнергә туры килми аңа: Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре фронтка китә. Әнисенең тырышлыгы, балаларын ач итмәскә теләп, көн-төн бил бөгүе булачак шагыйрьнең күңеленә тирән уелган, күрәсең. Югыйсә, дистә еллар үткәч, мондый шигырь юллары тумас иде:«Ямь һәм тәм, яки безнең бакча»,«Яз» нәшриятында Татарстан бакчачыларының мәхәббәтен яулаган галим Фарсель Зыятдиновның «Ямь һәм тәм, яки безнең бакча» һәм «Ямь һәм тәм, яки яшелчә бакчасы» дип исемләнгән китаплары дөнья күрде. Икътисад белгече, агроном, бакчачы Фарсель ага «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Тәм һәм ямь» тапшырулары аша Татарстандагы гына түгел, ә бәлки читтә яшәүче татарларга да яхшы таныш, аның тапшыруларын тамашачылар көтеп ала, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә.