Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне!

Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.

Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.

Бу көнне бар илләрдә дә диярлек сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, саулыкка багышланган спорт чаралары үткәрү, иганәчелек белән шөгыльләнү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек файдалы эшләр башкарылды.