Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

«Мәдәни мирас елына карата–күргәзмә»

«Мәдәни мирас елына карата–күргәзмә»

Даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар.

Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш. Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши.

Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән, милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә.

Йола, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтүдә төп вазифаны гаилә башкара. Кош, оясында нәрсә күрсә, очканда шуны эшли, ди халык. Гаилә милли традицияләргә уңай карашта булса, татар милләтенең үзенчәлекләрен исәпкә алып яшәсә, яшьләр дә шулай яшәргә күнегәләр. Милли традицияләр белән яшәү балага нинди исем кушудан башланып, аның туган телендә теле ачылуны, нинди киемгә күнегүен, йортта урнаштырылган тәртипне, нинди азыклар белән туклануны, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм башкаларны колачлый.

Тарихи-мәдәни мирасны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар. Музейларның кеше тормышында тоткан урыннары зур дип уйлыйм, чөнки нәкъ менә музейга килеп кергәч, үзеңне үткәнгә кайткан кебек хис итәсең. Нинди генә музей булмасын, анда кешеләр үзләре өчен яңа, таныш булмаган әйберләр белән очрашалар. Музейлар - халык, милләт хәтере генә түгел, ә килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга тәэсир итү чарасы да.