Нурлатская сельская библиотека - филиал № 26
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-26/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422418 РТ, Буинский р-н, с. Нурлаты, ул.Центральная, д.14а

Татар халкының бөек улы,герой шагыйрь Муса Җәлиль«Гомерем минем моңлы бер җыр иде».

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлиль «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»
– Муса Җәлилнен тормыш юлын кузалларга өйрәнү;
– Шигырьләрен белү; сөйләм телен баету;
– Татар халкынын герой-шагыйре иҗатына мәхәббәт хисләрен тәрбияләу.
М. Җәлил 1906 елнын 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә. 6 яшьтән ук укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк була. Ул рәсем ясарга, уйнарга бик ярата. Муса бик хәрәкәтчән була. Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышы елларында иҗат иткән шигырьләрен бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга карата Норлат авылы китапханәсендә темасына «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» китап күргәзмәсе оештырылды.