Гаиләм-җылы учагым
Гаилә ул – җылы учак. Ә әти-әни шул учакның кайнар ялкыны. Бары тик әти-әни булганда гына гаилә учагының җылысы көчле була. Гаилә учагы җылырак булган саен дәүләт тә, җәмгыять тә нык була. Әти-әни – гаиләнең тоткасы, ә балалар – көзгесе. Гаилә учагы сүнмәгәндә генә тормыш түгәрәк була.
15 май Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Гаилә көненә карата Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә "Гаиләм -җылы учагым" темасына китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды.