Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Чиксез галәм серләре

Бөтендөнья космонавтика һәм авиация көне уңаеннан Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Чиксез галәм серләре" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында, катнашучылар Космос турында кызыклы фактлар белделәр, йолдызлар, планеталар турында белемнәрен сынадылар. Беренче космонавт Юрий Гагарин турында документаль фильм карап фикерләр алышу булды. "Галәмгә сәяхәт" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.