Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

"И гүзәл син, туган телем!"

21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм яклау максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.
Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Халыкара туган тел көне уңаеннан Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә "И гүзәл син, туган телем!" дигән уен-викторина уздырылды. Китапханәче, Саттарова Фәридә, бәйрәмнең килеп чыгышын, туган телне буыннан буынга саклау мөһимлеген сөйләп узды. Викторина барышында катнашучылар тел турында халык мәкальләрен искә төшерделәр, табышмакларга җавап таптылар, "Игелекле сүзләр агачы" биремендә тел байлыкларын сынадылар. Соңыннан "Туган телем- иркә гөлем" дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү булды. Мәдәни чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.