“Әфганстан-йөрәк ярам”
Әфганстан. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә – күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән ел да ача торабыз. 15 нче февраль – Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак үткәрелә. Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына быел 33 ел тула. Шуңа карата Яна Тинчэле авылы китапханәсендә “Әфганстан-йөрәк ярам”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.