Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

“Бар җырымны илгә багышладым...”

Муса Җәлил - чын мәгънәсендә, каһарманлык билгесе, Ватанга чиксез тугрылык һәм мәхәббәт символы! Аның исеме тарих битләрендә мәңгегә! 15нче февральдә бөек шагыйребез, Советлар Союзы герое - Муса Җәлилнең тууына 116 ел тула. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Безнен китапханәдә бу бөек датага карата “Бар җырымны илгә багышладым...” исеме астында китап күргәзмәсе, китапларына күзәтү һәм шигырьлэрен кычкырып уку оештырылды.