Ново-Тинчалинская сельская библиотека - филиал № 24

Батырлык сәгате: “Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите”.

27 гыйнвар-Ленинград блокадасын өзү көне. Бу көн илебез тарихында үзенчәлекле дата. 78 ел элек, 1944нче елның 27 нче гыйнварында  871 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Шул уңайдан китапханә хезмәткәре Абзалилова Гөлгенә Расыйх кызы  “Ленинград блокадасы-тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.Мәдәният хезмэткәрләре Ленинград камалышы турында сөйләде. Китапханче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.