Әдәби сәгать: "Тел - күңел көзгесе" (Халыкара туган тел көненә багышлана)
20 февраль көнне Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Тел - күңел көзгесе" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм викторина рәвешендә уздырылды. Балалар белән беррәттән мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ядкәрь" фольклор оешмасында йорүче апаларыбыз да шушы бәйрәмдә чыгыш ясадылар.