Батырлык дәресе: "Онытырга хакыбыз юк"
27 гыйнвар – илебез тарихында истәлекле көн. 75 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 озын көн һәм төн дәвам итә. Шушы дата уңаеннан 6 һәм 7 сыйныф укучылары өчен 29 январь көнне Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә "Онытырга хакыбыз юк" исемле батырлык дәресе үткәрелде. Иң беренче булып татар теле укытучысы - Шарафутдинова Л.Г. сугыш турында, Ленинград камалышы турында бай эчтәлекле чыгыш ясады, балаларның сорауларына җаваплар бирде. Шуннан соң тарих укытучысы - Исланова Г.Г. балаларга Ленинград блокадасында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләде. Очрашу ахырында китапханәче - Садыкова Л.А. "Онытырга хакыбыз юк" исемле күргәзмә белән таныштырды һәм укучыларны 11 яшьлек Таня Савичеваның кендәлек дәфтәре, аның ачы язмышы турында сөйләде.