Әңгәмә: "Бердәмлектә - безнең көч"
3 ноябрь көнне Түбән Наратбаш авылы китапханәсендә китапханә,мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә "Бердәмлектә - безнең көч" исемле әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Садыкова Л.А. балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, кайчаннан бу бәйрәм уздырыла башлау турында сөйләп үтте. Балалар бердәмлек турында мәкальләр сөйләделәр.