"Безгә куркыныч яный" - тынычлык көненә карата марш - акция.
21 сентябрь көнне Түбән Наратбаш авылы китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә "Безгә куркыныч яный" исемле балалар белән тынычлык көненә карата марш - акция уздырдылар. Хәзерге вакытта илебездә терроризм һәм экстремизмга каршы акцияләр күп уза, балалар арасында да аңлату эшләре күп алып барыла. "Илгә - тынычлык, безгә сугыш кирәкми!" - маршка чыгучы балаларыбыз шушы сүзне кабатлап бардылар.