Ниж.Наратбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422410 РТ, Буинский р-н, с.Ниж.Наратбаш, ул.Советская, д.2а

"Сезнең тормыш үзе батырлык"

8 май көнне Түбән Наратбаш авылында һәйкәл янында, авыл советы, китапханә, мәдәният йорты һәм мәктәп белән берлектә, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг уздырылды. Бәйрәм мәктәп укучылары белән оештырылган "Үлемсез полк"ның авыл урамнарын йореп әйләнгәннән соң, һәйкәл янындагы мәйданда каршы алу белән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Галиуллин И.И. үзенең котлауларын җиткерде. Районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе Камартдинов Р.Р., район ветераннар җәмгыяте рәисе Хөснетдинова Җ.И. ветераннарны, килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар. Мәктәп укучыларының чыгышлары да барлык бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә хуш килде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.